Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды

08.10.2015

Бүген Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылды.
Беренче пленар утырышның ачылышы 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү хөрмәтенә булдырылган Истәлек билгесе конференц-залында узды.

Утырыш Коръән сүрәләрен укудан башланды. Шуннан соң сүз ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевкә бирелде.

Ул Татарстанның күп милләтле халкы, илебез һәм республика җитәкчелеге ярдәме, “Яңарыш” фонды тырышлыгы белән Болгарның яңартылуы, тарихи ядкәрләрнең яңадан торгызылуы турында сөйләде.
“Без барыбыз да беләбез, белем алу исламда аеруча югары бәяләнә. Мөхәммәд пәйгамбәрнең танылган хәдисендә “Белем – исламның күңеле һәм диннең терәге”, - диелгән. Болгарлар белемгә һәм яңалыкны өйрәнүгә омтылганнар. 1080 елда ук Болгар галиме Ягъкуб ибне Ногман тарафыннан белем йорты – “Дар – уль – Гулюм”, ягъни, безнеңчә әйтсәк, университет ачыла. Бу белем йорты иң төньяк мөселман дәүләтенең уку үзәге генә булып калмый, бәлки халыкара танылуга ирешә. Болгар иң зур ихтыяҗга ия булган белем бирү үзәгенә әверелә. Күп милләтлелек, күп конфессиялелек Болгарда хәнәфи дин тәгълиматы үсешенә үз эзен салган. Алга таба бу традицияләр атаклы мәгърифәтчеләр һәм дин эшлеклеләре – Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Исмәгыйль Гаспралы, Ризаэддин Фәхретдин, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Һади Атласи, Гаяз Исхакый тарафыннан уңышлы дәвам итә”,- дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

" Хәзерге вакытта ислам дине террорлык белән очрашты, ә ул ислам динен үзенең канлы җинаятьләре белән пычрата. Ил җитәкчелегенең, РФ Президентының Болгарда Ислам академиясен булдыруга зур ярдәме хәзерге вакытта аеруча зур әһәмияткә ия. Академиянең төп максаты – XVIII –XX гасырның атаклы татар дин эшлеклеләре үрнәгендә тирән белемле, ышандыру сәләтенә ия һәм экстремистик агымнарга каршы тора алырлык дин әһелләрен үзебездә тәрбияләү", - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев. 

Алга таба ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады."Болгар ислам академиясе Россияне генә түгел, бәлки БДБ илләрен дә дини кадрлар белән тәэмин итәрлек уку йорты булачак”, - диде ул.
 
Конференциядә катнашучыларны шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, Дагстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әхмәт хаҗи Кахаев, РФда Төркия Республикасы Илчелегенең дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Дурсун Айгүн, Мәскәү шәһәре һәм үзәк төбәкләр мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чуваш Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Мисыр Республикасы Президентының дин эшләре буенча киңәшчесе Усама Сәед Әл-Әзһәри, Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Фуад Нуруллаһ, Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан Баиров, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе баш имамы Нурлан хаҗи Асанов сәламләде.
 
Беренче утырыш тәмамланганда РФ ФҖ Дәүләт Думасында Татарстан Республикасыннан депутат Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады. 

ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.