Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икъдисад министры Нихат Зәйбәкчи “КАМАЗ” ААҖдә булды

28.03.2015

Кичә “КАМАЗ”ААҖ нең (Чаллы) җитештерү мәйданнарын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкчи карадылар. Кунакларны ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрделәр.

Чаллыга визитлары кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Нихат Зәйбәкчи “ЦФ КАМА” ҖЧҖ нең җитештерү корпусларында, “КАМАЗ” ААҖнең фәнни-техник үзәгендә, передачалар коробкасын җитештерүче уртак предприятиедә, шулай ук “Мастер” Кама индустриаль паркы мәйданчыгында булдылар.



"КАМАЗ" ААҖ матбугат үзәге