Талия Миңнуллина: Татарстанда бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр 2014 елда якынча 500 млрд. сум тәшкил итте

03.02.2015

Татарстан Республикасында бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр 2014 елда якынча 500 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

Коллегия Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды һәм ведомствоның 2014 елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Мөсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, 2014 елның 9 аенда Татарстанда туры чит ил инвестицияләре 401 млн. доллар АКШ тәшкил итте, бу 2013 елның шул ук чорына карата - 137 %. Талия Минуллина сүзләренчә, 2015 елга ТР Инвестицион үсеш агентлыгының  төп бурычлары арасында  - импортны алыштыру производстволарын булдыруга, предприятиеләргә экпортланучы товарлар күләмен арттыруга ярдәм итү, «Стратегии 2030» программасын төзүдә катнашу һәм алга таба аның нигезендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеше стратегиясен эшләү.

ТР ИҮА җитәкчесе искәрткәнчә, бүген Татарстан Республикасы Инвестицион порталының яңа концепциясен булдыру буенча эш алып барыла. Инвестицион проектлар турындагы кирәкле мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуына алга таба инвестицияләрне җәлеп итү, потенциаль инвесторлар белән эш итү бәйле, дип әйтте ул.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, заманча шартларда Кытай, Әзербайҗан, Төркия, Корея, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка ислам дөньясы илләре Татарстан Республикасының  потенциаль хезмәттәшләре  була ала. 

Республиканың муниципаль районнары белән эшкә килгәндә, шул исәптән индустриаль мәйданчыклар булдыру буенча да, ТР ИҮА башлыгы 2015 елда эшлекле җыелышлар инде узган муниципалитетларны билгеләп  үтте. Бу – Лаеш, Питрәч, Чүпрәле, Нурлат, Теләче, Чистай районнары.



ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина