Илдар Халиков быел беренче тапкыр “Татэнергосбыт”ААҖнең директорлар советы утырышын уздырды

29.01.2015

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татэнергосбыт” ААҖнең директорлар советы утырышы узды. Гадәттәгечә ел башында узган утырышта узган елга нәтиҗә ясала, агымдагы елга бюджет раслана һәм киләчәктә компания үсешенең өстенлекле юнәлешләре карала.

Директорлар советы утырышы Илдар Халиков чыгышы белән ачылды. Алга таба утырышта катнашучыларга компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Илдар Халиков 2014 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең эшчәнлеген уңай бәяләде, шулай ук үз вакытында түләнмәгән бурычлар күләме кимүен билгеләде.

Директорлар советы сәнәгать предприятиеләре тарафыннан электр энергиясен куллануга икътисади кризисның йогынтысын исәпкә алып, 2015 елга бюджет проектын карауга аерым игътибар бирде. Шулай ук утырышта килеп туган катлаулы икътисади шартларда кичектергесез чаралар тәкъдим ителде.

“Татэнергосбыт” ААҖ матбугат хезмәте