Татарстанда 2014 елда торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды

18.10.2014

Татарстанда 2014 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды – эшләр барлык 793 йортта тәмамланды.

Бу хакта бүген видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Докладында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр иктәнчә, 2014 елда программага кертелгән барлык 793 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган, алардан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 40 муниципаль берәмлектә 548 йорт кабул ителгән. 4,07 млрд. сумга башкарылган эшләр актлары кабул ителгән – программаның 87%.

16 октябрь көненә мәгълүматлар буенча милекче акчалары 1,5 млрд. Сум күләмендә күчерелгән, бу планның 74 %.

«Милекчеләр акчаларын җыюга янау юкмы?» - дип кызыксынды Татарстан Президенты. Фәрит Хәнифов җавап биргәнчә, берничә районда графиктан артта калулар бар, әмма милекчеләрдән акча җыюга янау бар дигән шөбһә юк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Михаил Миронов