Минтимер Шәймиев һәм Татарстан делегациясе Парижда

02.04.2014

1апрельдә кич белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Франция башкаласына, атаклы пианист һәм җәмәгать эшлеклесе Денис Мацуевның ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе итеп билгеләнү тантанасына килде. Концертта катнашу өчен Парижга шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры да килде.

Татарстан делегациясе составында: ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР ның Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов, ТР Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыкларының мәдәнияте һәм телләрен үстерү бүлеге башлыгы, ЮНЕСКО эшләре буенча ТР комиссиясе башкарма секретаре Гөлшат Нигъмәтуллина.

2 апрельдә көндез Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас үзәге директоры Кишор Рао белән очрашты. “Республикада тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу процессы безне күп нәрсәгә өйрәтте, шуңа без үзебезнең республикада, архитектура-төзелеш академиясендә тарихи мирасны саклау өлкәсендә белгечләр әзерләүне оештырдык. Россиядә мондый белгечлек юк әле, бу уникаль команда булачак. Шуңа бәйле, без сезне студентларга лекция укырга чакырабыз”, дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Кишор Рао күпьеллык хезмәттәшлек өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. “Сез ЮНЕСКОның дусты, һәрвакыт безнең оешманың эшендә кызыклы инициативалар, чаралар, концертлар белән катнашасыз”, дип ассызыклады ул. Һәм Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен кабул итте.

Кич белән Минтимер Шәймиев һәм Татарстан делегациясе Денис Мацуевка ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе исеме бирелү тантанасында катнаштылар.

Аннан соң, Денис Мацуев һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры катнашында концерт булды. Концерт ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия социаль һәм мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырылган иде.
Тантанага Россиянең Франциядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Орлов, БДБ илләре һәм ЮНЕСКО әгъзалары-илләре илчеләре килделәр.

Рәсми тантана Денис Мацуевның иҗади һәм иҗтимагый-хәйрия эшчәнлеге турында фильм күрсәтү белән башланды, ул “Яңа исемнәр” төбәкара хәйрия фонды президенты булып тора. Бу фонд сәләтле балаларга үзләренең музыкаль талантларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова үзенең чыгышында Денис Мацуевны, үзен музыкага һәм яшь музыкантларга ярдәм итүгә багышлаган кеше, дип белдерде.
Ул Россиянең халык артисты Денис Мацуевны сәхнәгә чакырды һәм аңа Игелекле ихтыяр илчесе дипломын тапшырды.
Денис Мацуев рәхмәт белдерде һәм “Яңа исемнәр” фондының эшчәнлеге турында сөйләде.

Аннан соң, оркестрның баш дирижеры, сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады, ул Петр Чайковскийның “Ромео һәм Джульетта” операсына увертюра-фантазия” башкарды.
Денис Мацуев оркестр белән бергә Сергей Рахманиновның "Оркестр белән фортепиано өчен 2 нче концертын” башкарды. Аның чыгышын көчле алкышладылар.

Концерттан соң, Минтимер Шәймиев Франциядә яшәүче татарлар белән очрашты.
Татарстан делегациясе иртәгә Казанга кайта.

ТР Президенты матбугат хезмәте