Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышын уздырды

26.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән уртак утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.


Киңәйтелгән утырышның төп мәсьәләсе Татарстан Республикасы территориясендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча хокук саклау органнары белән дәүләт, муниципаль хакимият органнары арасында хезмәттәшлек нәтиҗәлелеге буенча фикер алышу булды.


Төп нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров чыгыш ясады. Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе ФИХИ башлыгы Динар Хәмитов, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе эчке эшләр министры Артем Хохорин, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразыев, Чистай һәм Азнакай муниципаль районнары башлыклары Илдус Әхмәтҗанов һәм Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясадылар.


Утырышта катнашучылар хәбәр иткәнчә, кабул ителгән чараларга карамастан, радикаль дини күренешләр куркынычы сакланып кала, шул исәптән төрле экстремистик формированиеләр тарафыннан да. Бу Татарстанның алга таба үсешенә куркыныч тудыра. 2013 елда 61 экстремистик юнәлештә һәм террористик характерда булган 58 җинаять эше кузгатылган, 19 хөкем ителгән, экстремистик эшчәнлек алып баруга каршы 314 прокурор кисәтүе ясалган.

Татарстан Президенты утырышта катнашучылар игътибарын территориясендә экстремизм чалымнары арткан хокук саклау органнары структураларының аерым җитәкчеләре җаваплылыгы мәсьәләсенә юнәлтте.


Аерым алганда, Чистай муниципаль районы администрациясе башлыгы һәм хокук саклау органнарының территориаль бүлекчәләре адресына җитди кисәтүләр әйтелде.


Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау структуралары эшендә иң мөһиме – Татарстан Республикасы территориясендә экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш һәм аларны профилактикалау, радикаль карашлар таралуны булдырмау, республика үсеше һәм татарстанлыларның тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тәэмин итү буенча катгый һәм адекват чаралар кирәклеген аңлауда бердәмлек.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов