Рөстәм Миңнеханов: Бакчачылык ширкәтләренә ярдәмне дәвам итәргә кирәк

04.04.2020

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы чәчү эшләре барышы һәм бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын модернизацияләү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Җәббаров сүзләренчә, республикада кыр эшләре бөтен җирдә башланган. Хәзерге вакытта уҗымнар һәм күп еллык үләннәргә ашламалар кертү эше бара. Уҗымнар мәйданнары - 500 мең гектарлап. Гомумән республикада ашламалар кертү эше темплары яхшы. Бүгенге көнгә мәйданнарның 69 %на ашламалар кертелгән. 

Аерым ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, күп еллык үләннәр яхшы кышлаган, мәйданнарның 37 %на ашламалар кертелгән - 178 мең гектар. 

Шуннан министр бакчачылык ширкәтләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү турында хәбәр итте. Бүгенге көндә республикада 950 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте бар, әлеге ширкәтләрдә 381 мең бакча кишәрлеге теркәлгән, алар авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге 30 мең гектар җирдә урнашкан.

2017-2019 елларда махсус программа кысаларында 334 бакчачылык ширкәтендә 27 км су үткәргечләре, 86 скважина, 156 су саклау резервуарлары төзекләндерелгән; 459 акчачылык ширкәтендә 329 каты калдыкларны туплау һәм чыгару мәйданчыклары ремонтланды, 593 контейнер һәм 130 бункер сатып алынды, 116 км электр линияләре төзекләндерелде һәм башкалар. 

Республика ярдәме һәм бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә соңгы 3 елда үзләштерелгән участоклар саны 5,5 процентка, яки 19 мең кишәрлеккә арткан.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү – иң мөһим бурычларның берсе. «Бу – күп кенә татарстанлыларның ярдәмче хуҗалыгы. Алар үз кишәрлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе үстерә, үзләрен азык-төлек белән тәэмин итә. Ничек кенә кыен булмасын, әлеге юнәлешкә ярдәм күрсәтергә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, алданрак ул ТР Хөкүмәтенә үсемтеләр, орлыклар һәм үрентеләрне сатуга рөхсәт бирү мәсьәләсен карарга йөкләгән иде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.