Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полиматиз» АҖдә булды һәм завод җитәкчелеге белән медицина битлекләре өчен материал әзерләү мәсьәләсе турында фикер алышты

25.03.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полиматиз» заводының җитештерү куәтләре белән танышты.  

«Полиматиз» заводы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан. 

«Полиматиз» АҖ 2007 елның апрелендә «спанбонд» тибындагы заманча тукылмый торган материаллар җитештерү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру өчен «Алабуга» МИЗ резиденты буларак теркәлгән. Компания – «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең ярдәмче предприятиесе һәм «ТАИФ» компанияләр төркеменә керә.

2009 елның июлендә «Полиматиз» АҖ тантаналы төстә ачылган, продукция чыгарыла башлаган. Тукылмый торган материаллар җитештерү өчен полипропиленны «Нижнекамснефтехим» ГАҖ заводы китереп тора.

«Полиматиз» – тулы технологик циклдагы предприятие, төп продукциясе –  полипропилен тукылмый торган материал, ул күп тармакларда кулланыла. Шул исәптән медицина битлекләрен җитештерү өчен дә. Предприятиенең куәте 500 мең битлек җитештерүгә җитә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полиматиз» АҖ заводы җитәкчелеге белән медицина битлекләре өчен материал әзерләү мәсьәләсе турында фикер алышты.

Завод җитәкчелеге һәм эшчеләр белән очрашуда Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, алар җитештерүне 10 мәртәбә арттырырга әзер. Март башыннан бүгенгә кадәр завод 67,4 тонна материал җитештергән, аны аена 600 тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлек бар.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук медицина битлекләрен җитештерү өчен Татарстанда чимал сатып алучы предприятиеләр белән медицина битлекләрен китереп тору мәсьәләсен җентекләп карарга кушты. Барлык бу заводлар республикадан читтә урнашкан. Татарстан әзер продукцияне сатып алырга тели.

Предприятие турында - https://www.polymatiz.ru/polispan-medi


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.