Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Сербия арасында товар әйләнеше $100 миллионнан артык

05.03.2020

Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан белән Сербия арасында товар әйләнеше 2 мәртәбә, ягъни $100 миллионнан артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Чит илләр эшләре министры Ивица Дачич белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Искәртәбез, Ивица Дачич эш сәфәренең төп максаты – Казанда узачак Сәүдә, икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия хөкүмәтара комитетының пленар утырышында катнашу.    

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сербия җитәкчелегенә төбәкара мәсьәләләргә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Без үз дәрәҗәбездә Россия-Сербия эшлекле даирәләре элемтәләрен үстерүгә һәм багланышларны ныгытуга өлеш кертергә әзербез», - диде ул. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Сербия җитәкчелеге Россиягә каршы санкцияләрне хупламый.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Сербия компанияләре белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә. Республика Сербиягә каучук, резина әйберләре, машина төзелеше продукциясе, пластмасса, нефть химиясе продуктлары җибәреп тора. Сербиядән Татарстан төрле җайланмалар, метал әйберләр, җир өсте транспорты кертә.

«КАМАЗ» Сербиягә үз автомобильләрен җибәрә һәм алар компанияләреннән комплектлаучылар ала. «Казан вертолетлар заводы» былтыр Сербиягә өч Ми17В5 вертолеты җибәргән. «Татнефть» төркеме предприятиеләре 200 меңләп автомобиль шиннары җибәргән, Сербия компанияләреннән пресс-формалар алган.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, $100 млн товар әйләнеше чик түгел әле. Зур потенциал бар, нефть эшкәртүдә һәм нефть химиясендә, энергетикада, машина төзелешендә, автомобильләр төзелешендә, ИТда һәм башка югары технологияләрдә, медицинада һәм фармацевтикада, АСКда һәм башкаларда. 

«Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү дә мөһим. Татарстан югары уку йортларында 17 меңләп чит ил студенты белем ала, 4 студент Сербиядән. Аларның санын арттырачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан шулай ук Сербия белән турыдан-туры һава юллары оештыру белән кызыксына.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк. «Россиядә һәм Сербиядә безнең ватандашларыбызның якты истәлеген саклауның мөһимлеген яхшы аңлыйлар», - диде Татарстан Президенты. 

Ивица Дачич республика җитәкчелегенә Сербия делегациясенең эш сәфәрен югары дәрәҗәдә оештырган өчен, шулай ук Сәүдә, икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия хөкүмәтара комитеты утырышы өчен уңайлы шартлар тудырган өчен рәхмәт әйтте.

«Мин Татарстанның потенциалына сокландым. Минемчә, безнең мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - диде Ивица Дачич.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.