Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы җитәкчелеге белән очрашты

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның С.П. Горбунов ис. КАЗ – «Туполев» ГАҖ филиалы җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашуда катнашучылар агымдагы проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта Казан авиазаводы Ту-214 авиалайнерын җитештерә һәм аңа техник хезмәт күрсәтә, Ту-160 һәм  Ту-22МЗ стратегик авиация очкычларына капиталь ремонт ясый һәм аларны модернизацияли, Ил-76МД-90А очкычын әзерли. 

Очрашуда тагын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов та катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.