Татарстан Президенты «ТАИФ» компанияләр төркеменең 2019 елдагы эш йомгаклары белән танышты

29.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Президенты «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләренең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка гамәлдәге җитештерүләрне яңарту,экологик иминлекне яхшырту һәм сәнәгать имнлеген арттыру буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов, «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.