Рөстәм Миңнеханов Total нефть-газ корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты

22.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумы киңлекләрендә Total (Франция) нефть-газ корпорациясе генераль директоры Патрик Пуянне белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Total – нефть чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә иң эре концерннарның берсе, ул үз эшчәнлеген дөньяның 130 илендә алып бара. Татарстан икътисадының төп тармакларыннан берсе шулай ук нефть сәнәгате, диде Татарстан Республикасы Президенты. «Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез киң», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Total альтернатив энергетика сегментын актив үстерә, аккумуляторлар җитештерүгә инвестицияләр кертә һәм энергияне сак тоту буенча бүтән хәл ителешләрне башкара. Татарстан шулай ук бу технологияләрне үстерергә тели һәм республика территориясендә җитештерү урнаштыру өчен кирәкле шартлар тудырырга әзер.   

Хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше итеп Татарстан Президенты нефть-газ тармагы өчен кадрлар әзерләүне атады. Рөстәм Миңнеханов һәм Патрик Пуянне тәҗрибә алмашу механизмы турында да фикер алыштылар, шул исәптән яшь белгечләр белән эшләү буенча да.   

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар тармак җитештерә торган парник газларын чыгарып ташлауларны киметү өлешендә хезмәттәшлек перспективаларын да карадылар. Аерым алганда, бергәләшеп тикшеренүләр уздыру һәм яңа хәл ителешләрне Татарстан мәйданчыкларында сынап карау мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.