Татарстан Президенты Сингапур Милли университеты җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

21.01.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Милли университеты президенты Тан Энг Чи әфәнде белән очрашты. Искәртик, ТР Президенты Швейцариядә эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - Давоста Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Сингапур белән берничә юнәлештә хезмәттәшлекне үстерә, шул исәптән мәгълүмат технологияләре, шәһәрне плалаштыру, территорияләрне төзекләндерү, инвестицияләр җәлеп итү. Республика мәгариф өлкәсе үсешенә һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә аеруча игътибар итә, диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген Сингапур Университетының компьютер технологияләре мәктәбе Иннополис Университетының гаять әһәмиятле партнерларының берсе. 2014 елда вузлар арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Төрле чаралар гамәлгә ашырылды, шул исәптән Иннополис Университеты Сингапур Университеты спикерларын җәлеп итеп, Россия дәүләт хезмәткәрләрен укытуны оештырды. "Безнең университетларның багланышлар мөмкинлекләре бик киң, дип ышанам", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Тан Энг Чи хезмәттәшлекне активлаштыру турында сөйләштеләр, магистратура, аспирантура программаларын гамәлгә ашыру, студентлар һәм профессорлар белән алышыну, уртак фәнни тикшеренүләр үткәрү перспективаларын билгеләделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.