Татарстанның медицина объектлары грипп белән авыручылар артуга әзер

14.01.2020

Татарстанның хастаханә һәм поликлиникалары грипп белән авыручылар артуга тулысынча әзер. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, лаборатория хезмәте эшчәнлеге көчәйтелгән, ә медицина учреждениеләрендә гриппка каршы дарулар запасы булдырылган.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина үз чиратында, Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыру Казанда һәм Алабугада эпидемия чигеннән югары, дип өстәде.

Ул Европа илләрендә грипп активлашуын, кайберләрендә эпидемия булуын әйтте. Республикада грипп эпидемия чигеннән түбән булуын билгеләп үтте.

“6-12 гыйнварда 12 928 ОРВИ очрагы теркәлгән, бу эпидемиядән 17%ка түбән. Казанда эпидемия чигеннән 33%ка югары. Алабугада эпидемия бусагасыннан 24%ка артык. Калган җирләрдә вазгыять тыныч”, - диде Марина Патяшина.

Идарә җитәкчесе авыру билгеләре күренсә, олыларга да, балаларга да эшкә, балалар коллективларына, төрле җәмәгатьчелек урыннарына барырга ярамавын искәртте.

Марина Патяшина шулай ук хәбәр иткәнчә, Казан аэропортында, чит илләрдән пассажирлар килү зонасында санитар контроль көчәйтелгән.

“Кытай халык республикасы провинциясендә вируслы этиологиягә караган пневмониянең 59 очрагы теркәлгәнлектән, чит илләрдән килүчеләр зонасында санитар-карантин контроль көчәйтелде. Аэропортта тәүлек буе Роспотребнадзор белгечләре эшли. Чит илдән килгән кеше дистанцион термометрия уза”, - диде Марина Патяшина.

Тән температурасы 37дән югары булса, аэропорттагы җайланма сигнал бирә. Бу вакытта табиблар һәм ведомство белгечләре авыруны җентекләбрәк тикшерә һәм, ихтыяҗ туса, дәвалауга җибәрә.

 


“Татар-Информ” МА