Казанга РФ спорт министры Павел Колобков килде

14.01.2020

Казанга бүген Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков килде.

Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Россия спорт министрының Казанга сәфәренең төп максаты - „ТР Спорт министрлыгының 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында”гы мәсьәлә буенча ТР Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашу.

Павел Колобков шулай ук 2020 елда Казанда узачак БДБ илләре Уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә уздыруны планлаштыра.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.