Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»ның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды

23.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО»ның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Монда ул комплекс җитәкчелеге белән бергә төп җитештерү куәтләрен карап чыкты.    

Рөстәм Миңнеханов 2019 елда «ТАНЕКО»ның эш йомгаклары буенча киңәшмәдә дә катнашты.

Татарстан Президенты шулай ук иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыруда катнашты.  

Тулаем Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компаниясенең «ТАНЕКО» мәйданчыгында нефть эшкәртү һәм энергетика өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләде.  

Аерым алганда, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов ассызыклаганча, монда иң заманча технологияләр һәм җайланмалар кулланыла, күп кенә гамәлләр автоматлаштырылган.  

Агымдагы ситуация турындагы нотык белән «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.