Рөстәм Миңнеханов Kravt Invest компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

18.12.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kravt Invest компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Үзара файдалы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сүз барды. 

Искәртик, 2019 елның 11 нояберендә ТР Хөкүмәте Йортында инфраструктура төзелеше мәсьәләләре буенча өч яклы киңәшмә узды. Анда Рөстәм Миңнеханов Kravt Invest компаниясе һәм "Полимекс" төзелеш компаниясе вәкилләре белән Казанның берничә районында комплекслы төзелеш проектлары турында сөйләште. 

Бүгенге очрашуда "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге территориясендә күп функцияле кунакханә комплексын төзү барышы турында сөйләштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.