Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең отчет-сайлау конференциясендә катнашты

15.11.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Регби федерациясенең чираттан тыш отчет-сайлау конференциясендә катнашты.

Искә төшерәбез, Алексей Песошин Россия Регби федерациясе Югары советы әгъзасы булып тора.

Отчет-сайлау конференциясе “Регби атнасы” кысаларында узды, анда барлык төбәк федерацияләре, клуб вәкилләре катнашты.

Отчет-сайлау конференциясендә Россия Регби федерациясе Идарәсе һәм Югары советы отчетлары каралды һәм расланды.

Россия Регби федерациясенең ревизия комиссиясе әгъзаларын һәм Югары советы әгъзаларын сайлау өчен тавыш бирү узды.

Моннан тыш, Россиядә 2020-2030 елларда регбины үстерү стратегиясен тәкъдим итү булды.

Россия Регби федерациясенең Югары советы рәисе Игорь Артемьев билгеләгәнчә, Россиядә регби буенча тамырдан үзгәртеп корулар бара, шул исәптән төбәк федерацияләре саны да сизелерлек арткан.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.