Рөстәм Миңнеханов резина-техника әйберләр заводы (Үзбәкстан) директоры Гуломҗон Ибраһимов белән очрашты

18.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның резина-техника әйберләр заводы (Үзбәкстан Республикасы) директоры Гуломҗон Ибраһимов белән очрашуында үзара файдалы киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлеге уңышлы үсә. Аерым алганда, сентябрьдә Ташкентта Татарстан-Үзбәкстан эш төркеме утырышы узды, анда уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы каралды.  

Бүгенге очрашуда «Ангрен» махсус икътисадый зонасы территориясендә (Үзбәкстан) шиннар җитештерүне оештыру өлкәсендәге хезмәттәшлек темасы күтәрелде.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.