Рөстәм Миңнеханов "Альфа-банк" директорлар советы рәисе урынбасары, Х5 Retail Group ҖЧҖнең беренче вице-президенты Олег Сысуев белән очрашты

18.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Альфа-банк" директорлар советы рәисе урынбасары, Х5 Retail Group ҖЧҖнең беренче вице-президенты Олег Сысуев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге кабинетында узды. 

Х5 Retail Group челтәрен Татарстан Республикасында алга таба үстерү һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү турында сүз барды. 

Искәртик, ноябрь аенда Татарстанда Х5 Retail Group бүлү үзәген ачу көтелә (Зеленодольск районы, Яңа Тура). 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.