Татарстан Президенты Лаеш районында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексында булды

15.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Никольское авылына эш сәфәре барышында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексы эшчәнлеге белән танышты.

Бу мәйданчык «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылары агрологистика  кооперативының инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган. Җитештерелүче продукция ассортиментына үрдәк итеннән колбасалар, сосискалар, паштетлар, какланган һәм ысланган продукция керә. Җитештерү «Хәләл» стандартлары буенча эшли. Монда 40 эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов җитештерүне карап йөргәндә хәбәр иткәнчә, «Кәүсүр» АХҖК проекты агрологистика комплексының ит эшкәртү буенча мәйданчыгын, терлек чалу цехын, логистика үзәген, продукцияне саклау складларын булдыруны күз алдында тота. Аена 300 тонна колбаса әйберләре җитештерү, тәүлегенә 6 мең баш кош чалу, шулай ук 1000 тонна  туңдырылган һәм суытылган продукция саклау планлаштырыла. Әлеге проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 300 млн сум.

Азакта Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясендә оештырылган Лаеш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карап чыкты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.