Рөстәм Миңнеханов халыкара спорт чараларында җиңүче һәм призер спортчыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

10.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара ярышларда җиңүче һәм призер спортчылар һәм аларның тренерлары белән очрашты. 

Чара Казан Кремлендә Физкультурчылар көне уңаеннан уздырылды. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан спортчылары 331 медаль яулаган. 

"Спортчының һәр җиңүе - республика җиңүе. Бу команданың, тренерлар штабының, шулай ук федерацияләребез һәм иганәчеләрнең гаять зур хезмәте. Безнең өчен мондый очрашуларны уздыру бик күңелле, чөнки бу - Татарстан горурлыгы. Барыгызга да бүген рәхмәт белдереп, командаларыгызга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», - диде  Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сопртчыларга яңа җиңүләр теләде һәм алга таба да һәр спорт төре шулай уңышлы үсер дигән өметен белдерде. 

Тантаналы рәвештә Рөстәм Миңнеханов спортчыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды (барлыгы - 39 бүләк). 

"Зенит" волейбол клубы" автоном коммерцияле булмаган оешманың баш тренреы Владимир Алекнога "Дулык" ордены тапшырылды. 

«Зенит» генераль директоры Илһам Рәхмәтуллинны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән билгеләп үттеләр.

Стендка ату тренеры Юрий Алексеев, көрәш тренеры Вакыйф Дәүләтшин һәм йөзүче Александр Красных «Фидакяр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнделәр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәрләре таныклыкларын йөзү буенча тренер Татьяна Алифашкинага, өстәл теннисы буенча тренер Фәрход Исмаиловка һәм тхэквондо буенча тренер Сергей Титкинга тапшырды. Татарстан спортчылары – дөнья һәм Европа чемпионатлары, Неапольдагы 2019 елгы Универсиада җиңүчеләре һәм призерлары Татарстан Президенты Рәхмәт хатларына лаек булды. Шулай ук аларның тренерлары да бүләкләнде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.