Рөстәм Миңнеханов Сарман районында эш сәфәрендә

09.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты –  «Татнефть» ГАҖның «Җәлилнефть» НГЧИнә 60 ел тулуга багышланган тантанада катнашу.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов Җәлил бистәсендә республика социаль ипотека программасы буенча төзелгән 18 фатирлы торак йортны карап чыкты.

Бу йортның инвесторы-төзелеш алып баручысы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.  

Яңа йортта Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Мәрдәновлар гаиләсендә булдылар. Алар социаль ипотека программасы буенча ике бүләмәле фатир алганнар. Гаилә башлыгы Раиль Мәрдәнов «Татнефть» ГАҖның «Җәлилнефть» НГЧИндә пластлар басымын тоту операторы булып эшли.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк скверына юнәлде. Бу сквер Ленин, Җиңүнең 30 еллыгы һәм Әхмәдиев урамнары чатында урнашкан. Сквер концепциясе тулаем әдәбиятка һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган. Монда шәһәрәфле кунак Муса Җәлил кызы Чулпан булды. Аны «Татнефть» ГАҖның «Җәлилнефть» НГЧИнә 60 ел тулуга багышланган тантанага чакырганнар.  

Моннан тыш, бүген Сарман районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Президентына бакыр рудниклары базасында фәнни-мәгърифәт комплексын булдыру концепциясен тәкъдим иттеләр. Аңалатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов биреп барды.

Монда бакырны XVII - XVIII гасырларда ук чыгарганнар. Әдәбиятта бу рудник «Бакыр-базы» дип атала.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов комплекс булдыру фикерен хуплады һәм концепцияне төгәлрәк итеп эшләргә, моның белән кемнәр кызыксынырга һәм килергә мөмкин булуны билгеләргә тәкъдим итте.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.