Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов белән очрашты

19.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов белән очрашты.

Төбәкнең транспорт тармагын үстерү мәсьәләләре, «КАМАЗ» ГАҖның кайбер инвестицион проектлары, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Россия Федерациясе субъектының  «Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм хуплау һәм инвестицион эшчәнлекне үстерү турында» федераль закон проекты нигезләмәләрен үстерү йөзеннән кабул ителә торган Россия Федерациясе модель законы турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре дә кузгатылды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.