Татарстан Президенты Чаллыда Түбән Кама ГЭСына истәлекле стела ачты

28.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Төп максаты – «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашу.

Чаллыга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наиль Мәһдиев белән бергә, Түбән Кама ГЭСының 40 еллыгына багышланган стеланы ачу тантанасында катнашты. Монумент Гидротөзүчеләр урамында урнашкан. Стела гидравлик турбина рәвешендә корылган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, стела республиканың һәм илнең икътисадый куәтен булдыручы төзүчеләрнең һәм энергетикларның хезмәт батырлыгына багышлана. «Мондый энергетика куәтләреннән башка “КАМАЗ” да, ”Нижнекамскнефтехим” да, башка эре предприятиеләр дә эшли алмас иде, - диде Татарстан Президенты. – Мин стела кую инициаторларына рәхмәт әйтәсем килә. Мондый проектлар бик мөһим».

«Бүген “КАМАЗ” заводының 50 еллыгы елында шундый мөһим вакыйга. Чаллы – машина төзүчеләр шәһәре генә түгел, ул энергетиклар шәһәре дә. Без Татарстан һәм “Татэнерго” компаниясе җитәкчелегенә бу карар өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез», - диде Наиль Мәһдиев.

Аннары төзелеш ветераны, «Гидрострой»ның элеккеге җитәкчесе Алексей Быкодаров монумент куйган өчен барысына да рәхмәт әйтте.

Түбән Кама гидрокорылмасы 1963 елда төзелә башлаган. Беренче гидроагрегат 1979 елда эксплуатациягә кертелгән, соңгы 16 нчы агрегат - 1987 елда. Электростанциянең билгеләнгән куәте - 1205 МВт. Эксплуатацияләнә башлаганнан бирле Түбән Кама ГЭСы 66 млрд. киловатт-сәгать электроэнергия эшләп чыгарган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.