Төрекмәнстан Татарстаннан йөк автомобильләре, самолетлар һәм корабльләр сатып алырга әзер

23.06.2019

Төрекмәнстан 2 мең «КАМАЗ» йөк машинасы сатып алырга әзер. Моннан тыш, республика туристлык судноларына һәм авыл хуҗалыгы авиациясен үстерү өчен самолетларга мохтаҗ. Бүген бу хакта Казан Кремлендә Төрекмәнстан лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.

«КАМАЗ белән без бүген төрле модификациядәге 2 мең берәмлек автотехника сатып алу турында килешү имзалыйбыз, һәм без киләчәккә дә планлаштырачакбыз... Матди-техник база буенча сервис мәсьәләләрен көчәйтү сорала», - диде Бердымөхәммәдов. Ул шулай ук Төрекмәнстанда ике өлкәдә әлегә «КАМАЗ» сервис үзәкләре булмавын, бу кулланучылар өчен уңайсызлыклар тудыруын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә барышында Төрекмәнстан Президенты аның илендә авиатехника һәм корабльләр сатып алу зарурлыгы булуын әйтте. «Без экскурсия сәфәрләре өчен судно сатып алыр идек, бүген күргәзмәдә күрсәткән продукцияне бик теләп сатып алыр идек — бу авыл хуҗалыгында һәм башка юнәлешләр буенча кулланылачак самолетлар», — дип аңлатты Бердымөхәммәдов. Ул билгеләгәнчә, Төрекмәнстан шулай ук Татарстан белән ягулык-энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели.


"Татар-информ" МА