Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Чаллы шәһәре мэриясе һәм Haier корпорациясе арасында ниятләр турында меморандум имзаланды

05.06.2019

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге һәм Haier корпорациясе арасында Чаллы шәһәре территориясендә Инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләре турындагы меморандум имзаланды.

 

Документ кысларында яклар Чаллы шәһәрендә югары технологияле индустриаль парк территориясендә кер юуу машиналары җитештерү буенча заманча «Акыллы Завод» булдыру проектын гамәлгә ашыру максатларында үзара файдалы хезмәттәшлек ниятен белдерделәр. 

 

Яңа җитештерү IV сәнәгать революциясе стандартларына туры киләчәк дип күзаллана.

 

Документка Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Haier корпорациясе президенты Чжоу Юньцзе әфәнде кул куйды.

 

Проект Россия  Федерациясен, Татарстан Республикасын, аерым алганда, «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеген социаль-икътисадый үстерүгә, уникаль җитештерү булыруга, төрле дәрәҗәләрдәге бюджетларга салым түләүләре керүгә, Россия Федерациясенең югары технологияле продукциясен экспортлау потенциалын арттыруга китерәчәк.

 

Проект Чаллы шәһәре территториясендә 2019-2022 елларда гамәлгә ашырылыр дип күзаллана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.