Алексей Пессошин 48 нче янгын сүндерү-коткару бүлеген реконструкцияләүгә югары бәя бирде

27.04.2019

Бүген Россия янгын сүндерү хезмәтенә  370 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысаларында реконструкцияләнгән 48 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге биналары комплексының  рәсми ачылышы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Капиталь ремонт кысаларында административ-көнкүреш корпусы, 4 автомобиль өчен хәрби машиналар гаражы, матди-техник тәэмин итү үзәгенең җитештерү корпусы, контроль-техник пункт төзекләндерелгән.

ТР Премьер-министры личный составны сәламләде, төзекләндерелгән биналарны карады. Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәте республиканың барлык янгын сүндерү-коткару бүлекләрен 48 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге дәрәҗәсенә җиткерергә омтылачак, дип билгеләде.

 


ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте