Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте

11.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы эш төркеменең «Фән» юнәлеше буенча эш төркемчәсе утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Утырыш «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында узды.

Утырышны эш төркеме җитәкчесе – Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников алып барды. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы Указында куелган максатларны гамәлгә ашыру күбесенчә илдә мәгариф һәм фән үсешенә бәйле. Моның белән балык төбәкләрдә дә, шул исәптән Татарстанда бу өлкәгә күрсәтелүче аерым игътибар аңлатыла. 

«Без мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр системасын үстерүнең күптәнге традицияләренә таянабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел ел азагында Казан император (федераль) университетына нигез салуга 215 ел тула. Тагын ике лаеклы Казан югары уку йорты үз юбилейларын билгеләп үттеләр –    Туполев ис. Казан техник университеты һәм Казан технология университеты. Ике югары уку йорты да бүген илкүләм тикшеренү университеты статусына ия. Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге дә уңышлы эшли. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең өч дистә еллык тарихы бар. Боларның барысы да – бөтен дөньяга мәгълүм галимнәр казанышлары; күренекле фәнни мәктәпләр; халыкара күләмдәге ачышлар».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, шунысы мөһим, элек булган казанышлар белән генә яшәргә ярамый, алар нинди атаклы булса да. «Без фәнни-мәгариф  инфраструктурасын киләчәктә дә камилләштерергә һәм яңа фәнни тикшеренүләрне үзләштерергә омтылабыз», - диде ул.

Бүген яңа типтагы уку йортлары – Казан халыкара мәктәбе; Федераль университетның IT-лицее; Иннополис университеты; 2.0 талантлар университеты һәм башкалар бу юнәлештә үзләреннән өлеш кертәләр.  

Татарстанда илнең мәгариф һәм фән системасында алдынгы урыннарны саклап калу өчен кирәкле алшартлар бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, бу максат уңышлы гамәлгә ашырылыр, дип өмет белдерде, һәм барысына да уңышлы эшләр теләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.