Алексей Песошин “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды

03.04.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Утырышта катнашучылар өч инвестицион проект карадылар. Беренче булып комиссиягә “Түбән Кама” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе проектлары тәкъдим ителде. “ЦМК” компаниясе вәкиле фасад панельләрен җитештерү буенча проект тәкъдим итте. Аны гамәлгә ашыру берничә этапта каралган. Яңа мәйданчыкта 25 яңа эш урыны булдырылачак.

“ПИТОН КАМА” компаниясе шинүткәргечләр җитештерүне оештыру буенча проект тәкъдим итте.  Шинүткәргечләр электр энергиясен бүлү һәм тапшыру өчен билгеләнгән. Җайланма металлургия, нефть эшкәртү, химия сәнәгатендә, энергетика өлкәсендә кулланыла.

“Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль үлчәү приборлары базасында түбән вольтлы комплектлы җайланмалар җитештерүне оештыру планлаштырыла. Проектның инициаторы “ПромЭнерго” компаниясе. Түбән вольтлы комплектлы җайланмалар торак йортларда, энергетика объектларында, сәнәгать биналарында кулланыла.

Комиссия әгъзалары карауга тәкъдим ителгән барлык проектларны да хупладылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.