Рөстәм Миңнеханов Уфага Башкортостанның 100 еллыгын бәйрәм итүгә килде

23.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада эш сәфәрендә. Төп максаты – Башкортостан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү чарасында катнашу. 

Юбилей хөрмәтенә «Башкортостан» дәүләт концерт залында тантаналы җыелыш узачак. Чарага Россия Федерациясе Федерация Советы Федераль Собраниесе Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясенең берничә субъекты җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар чакырылган. 

«Башкортостан» ДКЗ холларының берсендә Башкортостанның үсеш тарихына багышланган махсус күргәзмә оештырылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.