Татарстан Президенты Екатерина Гамова волейбол мәктәбендә булды

04.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан олипия резервы училищесында булды, анда ул Екатерина Гамова волейбол мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. 

Мәктәптә беренче кат укучылар 2016 елның июль аенда сайландылар. Кырык сигез сайланырга теләгән 2002-2003 елларда туган волейболчы кызлардан 15 генә укырга алынган.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта үзәктә 14 кыз белем ала, күнекмәләр «Олимпиец» спорт комплексында уза. Мәктәп укучылары волейбол буенча илнең юниорлар җыелма командасының нигезе булып тора, ә аларның бишесе бүгенге көндә «Динамо-Казан» хатын-кызлар клубы составында уйный.

Рөстәм Миңнеханов тренерлар штабы белән очрашты һәм мәктәпне үстерү планнары турында фикер алышты. Казан олимпия резервы училищесын караганда Татарстан Президенты өчен элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан яңа йокы корпусы буйлап экскурсия оештырдылар.

Реконструкция өчен 160 млн сумга якын акча тотылган. Объектны бу елның язында ачарга планлаштыралар. Бинада барлыгы 87 урынга 33 бүлмә, медпункт, ашханә һәм укучылар белән методик эш бүлмәсе урнашкан. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.