Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республиканың Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты

27.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республиканың Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республиканың Казандагы Генераль консулына яңа вазыйфасында уңышлар теләде. Ул шулай ук Казанда Генконсуллык ачу турында кабул ителгән карар өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстанның дипломатик вәкиллеге барлыкка килү ике арадагы сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларны югарырак дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирер, дип ышаныч белдерде.  

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстанга Үзбәкстан Республикасыннан берничә делегация килгән булган. Үткән атнаны Татарстанга Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге зур делегация эш сәфәре кылган.

«Генконсул җитәкчесе вазыйфасында Сез Россия һәм Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында ике республика арасындагы элемтәләрне үстерү өчен хәлегездән килгәннең барысын да эшләрсез, дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов, Фәриддин Насриевка мөрәҗәгать итеп.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясе Чит илләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.