Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны Казанда WorldSkills-2019ны ачуга чакырды

12.02.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды. Татарстан Президенты дәүләт башлыгына республиканы социаль-икътисадый үстерү күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде.    

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 2,8 трлн. сум тәшкил иткән, җыелма төбәк продукты күләме 2,44 трлн. сумга җиткән, төп капиталга инвестицияләр 660 млрд. сумнан артып киткән. Тышкы товар әйләнеше  $19 млрд. булган. Уртача хезмәт хакы республикада 35 мең сум. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,5%. 

РФ Президенты чимал булмаган экспорт өлешенең шактый артуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада нефть эшкәртү секторы әйбәт үскән – елына 17 млн. тонна чимал. Киләчәктә бу күрсәткечне 23 млн. тоннага кадәр арттыру палнлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, «КАМАЗ» заводы һәм авиация сәнәгате актив үсә.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, шул исәптән балаларны савыктыру лагерьларын яңарту буенча өч еллык программа эшләтеп җибәрелә.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, быел август аенда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты узачак. Чарага 67 илдән 1,5 мең яшь профессионал җыелачак, алар 56 компетенциядә ярышачак. «Казан Экспо яңа» күргәзмә үзәге төп ярышлар мәйданчыгы булачак.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны чемпионатны ачу тантанасында катнашырга чакырды. Шулай ук Татарстан Президенты дәүләт башлыгының эшче һөнәрләре абруен күтәрү максатларында эшче белгечлекләре буенча декларация кабул итүдә ярдәм күрсәтүен сорады.

Владимир Путин бу инициативаны хуплады. «Ышанам, эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда югары дәрәҗәдә узар», - диде ул.

Әңгәмә белән тулырак  РФ Президенты сайтында танышырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.