Рөстәм Миңнеханов "Россия тимер юллары" ААҖ генераль директоры урынбасары - баш инженеры Сергей Кобзев белән очрашты

24.01.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия тимер юллары" ААҖ генераль директоры урынбасары - баш инженеры Сергей Кобзев очрашуда алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР юл һәм транспорт хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. 

Сергей Кобзев билгеләгәнчә, Татарстан белән хезмәттәшлек һәрвакыт нәтиҗәле була. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.