Рөстәм Миңнеханов "Росатом" дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты

24.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Росатом" дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Шул исәптән, Казандагы 2019 елгы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре каралды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.