Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән 12 яшьлек Данил Маркинга микроскоп тапшырдылар

27.12.2018

Бүген Казанның балалар һәм яшүсмерләр өчен «Дуслык» социаль-реабилитацион үзәгендә Яңа ел бәйрәме уздырдылар.

Кыш Бабай белән бергә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары да тапшырды. Искәртәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында күптән түгел узган  «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә парламентарийлар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән 12 яшьлек Данил Маркинга микроскоп тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев приютка җиде яшьлек Никита Петровка дип роликлар җибәргән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин бүләк итеп Сәлимә Фәйзиевага чыбыксыз колак җайланмалары җибәргән. 

Бүген «Дуслык» үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең берсе дә бүләксез калмады. Кыш Бабай һәм парламентарийлар балаларга иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү өчен җайланмалар, косметика һәм уенчыклар бүләк иттеләр.  

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм татар һәм рус телләрендәге законнар текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Рауиль Рәхмәтуллин тапшырдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.