Алексей Песошин: Урман хуҗалыгын үстерү – татарстанлыларның экологик иминлеге өчен мөһим шарт

27.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты, ул 2018 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга планнарга багышланган иде.

Эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре турында Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Ул 2018 елда 2379 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылганын, шул исәптән 1799 га мәйданда урман культуралары утыртылганын әйтте. Урманнарны табигый яңарту буенча 542 га мәйданда эш үткәрелгән.

Урман культураларына агротехник тәрбия эшләре 17 мең га мәйданда башкарылган. Шулай ук язгы-көзге чорда 5051 гектарда урман культураларын утырту башкарылган. Киләсе елга 1895 га мәйданда урман культураларына җир әзерләнгән. Барлык дәүләт бурычы итеп куелган урман эшләре 100%ка үтәлгән.

51 урман питомнигында 30,3 млн данә стандарт утырту материалы үстерелгән, аларның 24 млн га якыны ылыслы, 5 млн данәдән артык яфраклы һәм 1 млн данә куаклы агачлар.

Равил Кузюров әйтүенчә, дәүләт урман күзәтчелеге дә алып барыла. Быел инспекторлар урман законнары таләпләре бозылуның 651 очрагын ачыклаган. Китерелгән зыян 6,5 млн сумнан арткан.  

Алексей Песошин ассызыклаганча, урман хуҗалыгын үстерү – татарстанлыларның экологик иминлеге өчен мөһим шарт. Бу юнәлеш өчен төп җаваплылык Урман хуҗалыгы министрлыгына салынгын.

Соңгы сигез елда Татарстанда урман янгыннары теркәлмәгән, дип белдерде Алексей Песошин. Урманнарда янгын күзәтчелеге буенча уздырылган чаралар комплексы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Алексей Песошин әйтүенчә, соңгы биш ел эчендә республикада законсыз урман кисүләр 57%ка кимегән.

Тулаем алганда, Татарстанның урман хуҗалыгы өлкәсендә эш темплары сакланса да, проблемалар да аз түгел. Ул урман фонды җирләрендә кадастр учеты, урман хуҗалыклары чикләрен билгеләү мәсьәләсен әйтте. “Бу мәсьәләдә эшче төркем оешты. Без бу эшне республика җирлекләренең чикләрен билгеләү эше белән берләштерәчәкбез”, - диде ул.

“Кече һәм урта бизнес үсеше урман комплексында җитәрлек темплар белән бармый. Агач эшкәртү, агач материаллары әзерләү кебек эшләргә җәлеп итүдә һәрвакыт яңа формалар эзләргә кирәк. Венчурлы инвесторлар да кирәк”, - дип белдерде Алексей Песошин.

Шулай ук Алексей Песошин кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар итәргә чакырды.

Аннары ТР Премьер-министры ведомствоның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.