Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәләтле балаларын Яңа ел белән тәбрик итте

25.12.2018

Бүген Казан Кремелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәләтле балалары белән очрашып, аларны Яңа ел белән тәбрик итте.

Казан Кремленә Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен, төрле конкурс, олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын чакырганнар иде. Мәктәп укучылары һәм училищеларда тәрбияләнүчеләр Татарстан Президентына яшьләр телевидениесе, хайваннарны яклауга кагылышлы һәм үзләрен кызыксындырган башка сорауларны бирде.

Очрашуда катнашучыларның берсе - «Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тимерхан Шәйхетдинов Рөстәм Миңнехановка үзенең республика Президенты булырга теләвен әйтте.

«Теләсә нинди дәрәҗәдәге җитәкче тәҗрибәле кеше булырга, илнең төзелешен, муниципалитетларның ничек эшләвен яхшы күзалларга тиеш. Сезгә иң элек муниципалитетларда, җирдә эшләп карарга кирәк», - дип җавап бирде Тимерханга Татарстан башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов сәләтле балаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, аларга Apple планшетлары бүләк итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" материаллары кулланылды