Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булган Томск өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерү яклы

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Томскка эш сәфәре кысаларында Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашты. 

Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан предприятиеләре һәм вузлары вәкилләре катнашты. 

Сергей Жвачкин билгеләгәнчә, Татарстан һәм Томск өлкәсен күптәнге дуслык бәйли. "Башкача була да алмый. Безнең төбәктә төп милләртләрнең икенчесе татарлар - 17 мең кеше. Алар арасында эшкуарлар, идарәчеләр күп, татарлар төбкәнең мәдәни тормышында да җитди роль уйныйлар. 2014 елда без Томскта федераль Сабантуйны үткәрдек, ә бүген Татар мәдәни үзәге 25 еллыгын үткәрә", - диде губернатор. 

Ул ассызыклаганча, Татарстан һәм Томск өлкәсе стратегик үсешендә фәнни-мәгариф комплексына, югары технологияле производстволарга нигезләнәләр, һәм әлеге стратегияләрнең төп көчләре Россиядәге иң борыңгы вузлар: Томск дәүләт университеты һәм Казан федераль университеты. 

"Безнең төбәкләр 2020 елда Россия Инновацион регионнары ассоциациясен оештыруны тәкъдим итүчеләр, бүген ул 14 субъектны берләштерә. Ассоциацияне Татарстан Президенты җитәкләве безгә бик куанычлы", - диде Сергей Жвачкин. 

Төбәкләрнең икътисад структурасы да охшаш, нефть җитештерелә, нефть-газ химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы тармаклары көчле. 

Губернатор сүзләренчә, Томск өлкәсендә импортны алыштыру юнәлешендә күп эш башкарыла. "Без запор арматура производствосын, кабель-үткәргечләр продукциясен, элемтә системаларын, кисү инструментлары һәм башка производстволар ачтык. Томск продукциясе Татарстанга да файдалы була дип ышанабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнехано билгеләгәнчә, Томск өлкәсе - Россиянең алдынгы инновацион төбкәләренең берсе, Татарстан аның белән хезмәттәшлекне ныгыту яклы. " Визитыбыз кысаларында без югары технологияле предприятиеләрдә булачакбыз. Ышанам, нәтиҗәдә Татарстан делегациясенең уртак проектлар буенча тәкъдимнәре күп булыр", - диде Татарстан Президенты. 

Аның фикеренчә, инновацияләр өлкәсе үсеше төбәкләрнең конкурентлыкка сәләтлегенә нигез булып тора. "Ббезгә югары технологияләр, фәнни-техник хезмәттәшлек һәм мәгарифтә багланышларны арттырырга кирәк. Модернизация һәм инновацияләр өлкәсендә мәгълүмат белән, студентлар һәм фәнни кадрлар белән алышу безгә файда китерә ала", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов сәүдә өлкәсендә уңай динамика булуын ассызыклады. Соңгы өч елда төбәкара сәүдә әйләнеше күләме үскән, бүген ул 1,7 млрд. сум тәшкил итә. 2017 елда Татарстан Томскка йөк һәм җиңел машиналар, азык-төлек, медицина җиһазлары, медикаментлар сатты. Томск өлкәсеннән продукциягә дә резерв бар. 

Татарстанда сатып алулар өлкәсендә "Заказ.РФ" федераль сәүдә мәйданчыгы уңышлы эшли. Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсенә дә шул системаны кулланырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, машина төзелеше, нефть химиясе тармагы, медик җиһазлар, дарулар, урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшек итеп була. Шулай ук туризм өлкәсендә дә элемтәләрне ныгытырга кирәк. 

Шулай ук Татарстан Президенты өлкә җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин Татарстан Республикасы белән Томск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаладылар, шулай ук әлеге документны 2018-2021 елларда гамәлгә ашыру планын кабул иттеләр. 

Моннан тыш Татарстан Урман хуҗалыгы министрылыг белән Томск өлкәсе Урман хуҗалыгы департаменты арасында килешү имзаланды. 

Аннан «РариТЭК» ҖЧҖ һәм «Томскавтотранс» АҖ Томск өлкәсендә автотранспортны газ-мотор ягулыгына күчерү буенча сервис үзәген ачу турында килештеләр. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.