Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды

07.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ бүлекчәләре хезмәткәрләренә 23 яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов катнашты. 

Машиналар республика бюджеты исәбеннән алынган, һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәрләре көне алдыннан тапшырылды.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада хокук саклау органнарының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә тотрыклы вәзгыять хөкем сөрә. «Транспорт иминлеге өлкәсендә бездә шулай ук уңай динамика. Беренче чиратта моңа шәхси составның югары профессионализмы нигезендә ирешелә. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Артем Хохорин республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте, транспорт белән бүген төп хезмәтләр буенча тәэмин ителеш 100% диярлек. «Биналарыбыз, район бүлекчәләре төзелә һәм үзгәртеп корыла. Быел ноябрь-декабрь айларында Лаеш һәм Мамадыш районнары бүлекләре, Чаллы шәһәренең Автозавод бүлеге файдалануга тапшырылды. Болар бар да, һичшиксез,  республиканың гомуми оператив вәзгыятендә чагыла. Татарстан тыныч һәм тотрыклы төбәк булып кала», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.