Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе Хакиме белән үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

19.10.2018

Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумының төп көне Россия Федерациясе Икътисад министры Максим Орешкиннан һәм Үзбәкстан Республикасы Икътисад министры Ботир Хоҗаевтан эшлекле иртәнге аш белән башланып китте. Темасы «Потенциал ачабыз». Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу чарада катнашты һәм Үзбәкстан коллегаларына республиканың икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итте.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов белән очрашты. «Очрашуыбызга шатмын, без соңгы тапкыр 5 сентябрьдә Казанда очрашкан идек. Без әлеге Форумга кадәр үк инде хезмәттәшлек итә башлаган идек. Үзбәкстанга бу эш сәфәребезне оештыруда ярдәм күрсәткәнегез өчен Сезгә рәхмәтлебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Искәртәбез, быел май аенда Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде.   

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Гуломҗон Ибраһимов конкрет уртак  проектлар турында фикер алыштылар, шулар арасында Ташкент өлкәсе автомобиль полигонын һәм «КАМАЗ» ГАҖ сервис үзәген һәм «Химград» технополисы филиалын булдыру, шулай ук «Ак Барс холдинг компаниясе» АҖ белән кошчылык өлкәсендә уртак җитештерү; «Эйдос» компаниясе белән медицина роботлары җитештерү оештыру; «Татнефть» ГАҖ линиясе буенча һәм «Татспиртпром» белән хезмәттәшлек; мәгариф, сәламәтлек саклау, ТКХ һәм башка өлкәләрдә тәҗрибә алмашу.  

«Кичә «Яңа икътисад өчен яңа кадрлар» темасына Россия-Үзбәкстан мәгариф форумы узды, ул Үзбәкстан өчен югары квалификацияле кадрлар һәм белгечләр әзерләүгә багышланды. Безнең 800ләп укучыбыз югары белем алу өчен Татарстан югары уку йортларына киттеләр», - диде Гуломҗон Ибраһимов. 

«Кооперация өчен мөмкинлекләр күп. Безнең министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәттәшлекнең конкрет планнарын килештерү буенча эшлиләр. Бүген Форумның пленар утырышында без сезгә башкарылган эшләр турында хәбәр итәргә әзер», - диде Татарстан Президенты, аларга кунакчыллыклары өчен рәхмәт әйтте һәм, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында хезмәттәшлек тагын да үсәр, дип ышаныч белдерде.    

Очрашу азагында берничә документ имзаланды. Шулардан иң мөһиме – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ташкент өлкәсе Хакимияте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы. Конкрет уртак проектлар буенча «Юл картасы»на Рөстәм Миңнеханов һәм Гуломҗон Ибраһимов кул куйды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте