Рөстәм Миңнеханов Мисыр Премьер-министрын Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә өндәде

14.10.2018

Мисыр Президенты белән сөйләшүләрдән соң Мисыр Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Мисыр Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашуы узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты һәм Болгар ислам академиясе президенты Камиль Исхаков, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президентының тышкы бәйләнешләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев һәм башкалар катнашты.

«Без Россия белән Мисыр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсешенә шатбыз һәм төбәк дәрәҗәсендә ныгыуы буенча актив эшлибез», - диде Татарстан Президенты: «Бездә авиатөзелеш –самолётлар һәм вертолетлар җитештерү алга киткән, шулай ук безнең республика КАМАЗ автомобильләре җитештерә. Моннан тыш, суднолар, газ куу станцияләре, компрессорлар җитештерәбез. Бездә электроника һәм оптика җитештерүе үсә. Без IT-өлкәгә, яңа материалларга, нано-  һәм био-технологияләргә, робототехникага игътибар бирәбез. Татарстан – АСКда лидерларның берсе. Безгә сәүдә-сәнәгать палаталары эшен активлаштырырга кирәк», - диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов еллык «Россия – ислам дөньясы: «Kazan-Summit» халыкара икътисадый саммитны кыскача тәкъдир итте: «Татарстан белән Мисыр арасында югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек бара. Бүген безнең мәгариф учреждениләрендә гарәп илләре студентлары белем ала, шул исәптән Мисырдан 55 кеше укый. Аларның саны артуга шат булачакбыз», - диде Татарстан Президенты.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Премьер-министры Мостафа Мадбулига Россия-Мисыр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте