Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов «Тайказан» скульптурасын ачу тантанасында катнаштылар

12.10.2018

Бүген Казанда, Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендәге бакчада  «Тайказан» скульптурасын ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов катнашты.   

«Тайказан» скульптурасы Төркстандагы (Төркстан өлкәсе, Казахстан) Яссәви мавзолеендагы Тайказанның күчермәсе, ул кунакчыллык һәм уңдырышлылык символы булып тора.

Казандагы «Тайказан» скульптурасы бронзадан эшләнгән һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме тарафыннан бүләк ителә. Биеклеге – 1,7 метр, диаметры - 2,5 метр, постаментының биеклеге - 2,5 метр. Постамент астында архитектур яктырткыч куелган. Табличкасы ак граниттан, хәрефләре бронзадан. Табличкадагы язуда: «Чәчәк ат, Казан! Көнчыгыш-Казахстан өлкәсеннән» (казах телендә) диелгән.

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакименә бу бүләк өчен чын күңелдән рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук, «Тайказан» композициясе Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан бу хезмәттәшлеккә үз өлешен кертә, диде Рөстәм Миңнеханов.

Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов Татарстан һәм Россия халыкларына уңышлар теләде. Безнең халыклар арасындагы дуслык мәңгелек булсын, диде Даниал Әхмәтов.

Ул шулай ук ассызыклаганча, мөнәсәбәтләр үсә бара, Татарстан белән Казахстан, шул исәптән Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе арасында товар әйләнеше арта бара. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.