Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумында катнашты

07.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) еллык халыкара форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Киото шәһәренең халыкара конференц-үзәгендә узды.
Бу форум 15 нче тапкыр дөньяның 150 иленнән, шул исәптән Россиядән 1,5 меңнән артык галимне, эшкуарны, сәяси һәм  җәмгыять эшлеклесен җыя.
Тантанада, бу халыкара конференциягә нигез салучы Кодзи Омидан тыш, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ катнашты. Россия делегациясен РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.
Сәламләү сүзендә Максим Орешкин, фән һәм технологияләр Россия белән Японияне тоташтыручы күпер ролен уйнарга тиеш, дип белдерде. 
"Фән һәм технологияләр үсеше – илебезнең илкүләм өстенлеге һәм без технологик хезмәттәшлеккә ачык. Мин, Президентның Россия-Япония мөнәсәбәтләрен үстерү буенча махсус илчесе буларак, фән һәм технологияләр Россия белән Японияне тоташтыручы күпер булуын тәэмин итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланачакмын", - диде ул.
Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белдергәнчә, ул якындагы өч елда – үзенең премьерлык срогы чорында – илдә инновацияләр үсешенә мөмкин кадәр нык игътибар итәчәк.   
«Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» форумы 2018 елның 7-9 октябре көннәрендә эшләячәк. Бу көннәрдә халыкара экспертлар «Геномны редакцияләү», «Яңа транспорт системалары», «Сәламәт картаю һәм профилактик медицина», «Ясалма интеллект һәм җәмгыять», «Кибериминлек» һәм башка темалар буенча фикер алышачаклар.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Тотрыклы үсеш» пленар сессиясендә дә катнашты.
 
Төгәлрәк: http://www.stsforum.org


ТР Президенты Матбугат хезмәте.