Фәрит Мөхәммәтшин: "Республикада тарихи-архитектура һәйкәлләрен саклау белән шөгыльләнә торган структуралар күп, ә хуҗа юк"

28.03.2012

 “Депутатларны Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга җәлеп итү бу эшкә яңа импульс бирде. Әмма мондагы эшнең очы-кырые күренми. Бу өлкәдәге хәлләр белән килешмичә, эш темпын киметмичә эшләүне дәвам итәргә кирәк. Россиядә - Россия тарихы елы һәм Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы икәнлекне исәпкә алып, әлеге мәсьәләләргә зур игътибар бирелә.Без башкарма хакимиятне алмаштырмыйбыз. Казан хакимиятенең “ипиен тартып алмыйбыз”. Әлеге мәсьәләне әле кат-кат күтәреп чыгачакбыз”, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә.
 Билгеле булганча, мондый утырышның иң беренчесе ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, прокуратура, Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашында 3 февральдә узган иде инде.
 Узган ел ахырында Татарстан парламенты башлыгы ТР Дәүләт Советы Рәисе депутатларның мәдәни мирас объектларын саклау буенча эштә катнашуы турында күрсәтмә биргән иде. Аның нигезендә парламентарийларга республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объектлары беркетелде. Бу эшне координацияләү өчен Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җаваплы итеп билгеләнде. Бүгенге утырышта әлеге объектлар буенча депутатлар алып барган эш турында мәгълүмат бирелде, бәхәсле мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап эзләнде.
 Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, объектларны төзекләндерү, реставрацияләү өчен 2013 елда уздырылачак Универсиадага кадәр бик аз - елдан артык вакыт калып бара. “Бөтенесенә өлгерер өчен, ашыгырга кирәк. Әмма шул ук вакытта күп буыннар тарафыннан булдырылган тарихи-мәдәни, архитектура мирасын саклап калу зарур”, – дип белдерде спикер. Ул шулай ук күпчелек һәйкәлләр буенча уңай динамика күзәтелүен белдерсә дә, кайберләренең хәтта хуҗаларын эзләп табу мәсьәләсендә авырлыклар тууын әйтте. Бу мәсьәләдә прокуратура органнарын принципиальрәк булырга, биналарны сатып алып та, берни эшләмәгән хуҗаларны административ җаваплылыкка тартырга чакырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе белдергәнчә, 2012 елдан алып штраф күләме 1 млн. сум тәшкил итә. Татарстан парламенты тарафыннан Административ хокук бозулар турында кодекска кертелгән үзгәрешләр тарихи биналарны тиешле дәрәҗәдә тотмаган өчен, җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә.
 Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау буенча чыгыш ясап, февраль-март айларында депутатларның үзләренә беркетелгән объектлар буенча ТР Мәдәният министрлыгы, прокуратура, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм объектларның хуҗалары катнашында киңәшмәләр уздырылуын хәбәр итте. Тарихи биналарның - төрлесе төрле хәлдә, документларны әзерләү дәрәҗәсенең төрлечә булуын белдерде.
 Депутат Ислам Әхмәтҗанов контролендәге Бауман урамындагы 19 нчы йортта урнашкан Матбугат йорты утызынчы елларда архитектор Пэн тарафыннан конструктивизм стилендә төзелгән архитектура һәйкәле булып тора. Бу бина республиканың матбугат һәм китап нәшер итү тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Монда төрле елларда Татарстан китап нәшрияты, Матбугат министрлыгы, шәһәрдәге иң зур китап кибете, республика газета-журналлары редакцияләре һәм башка оешмалар урнаша. Озак вакытлар дәвамында биредә Тукай исемендәге клуб эшләп килә. Бу бинада танылган язучылар Муса Җәлил, Алексей Толстой, Александр Фадеев була.
 Бүгенге көндә бу бина “Связьинвестнефтехим” ачык акционерлыгына бирелеп, “Бауман урамындагы Матбугат йорты” җаваплылыгы чикләнгән бүлендек предприятие төзелгән. Ул һәйкәлне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк һәм аннан файдаланачак. Тарихи һәйкәл статусына бары тик Бауман урамында урнашкан биналар гына карый.
 Милек хуҗалары уйлаганча, бу биналар тиз арада өч рестораны һәм беренче катта кибете булган өч йолдызлы кунакханәгә әйләнәчәк. Бу эшләр барысы да 2013 елга – Универсиадага кадәр тормышка ашырылырга тиеш.
 Планнарда – Матбугат йортында булган танылган кешеләрнең портретларыннан торган картиналар галереясе яки музей эшләү. Моннан тыш, бишенче катта урнашкан Тукай исемендәге язучылар клубын ничек булган шулай торгызырга ниятлиләр. Аны конференц-зал буларак та кулланып булачак. Реставрация эшләре, тарихи-мәдәни экспертиза уздырылып, барлык килештерү процедуралары тәмамлангач башланачак.
 Хәзерге вакытта элекке типография цехлары урынында эш бара инде. Монда паркинг төзелә. Барлык биналар да бер стильдә, соры төстә булачак.
 Ә менә депутат Разил Вәлиев контролендәге ике үзенчәлекле тарихи-архитектура һәйкәлен – Каюм Насыйри урамында урнашкан Кушаевлар утарын һәм Мөхәммәтҗан Казаков йортын Казан шәһәре югалтырга да мөмкин. ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре белдергәнчә, әлеге объектларның хуҗасы һәйкәлләрне саклау буенча йөкләмәләрне үтәми.
 Кушаевлар утары буенча суд карары - узган елның 24 ноябрендә, Мөхәммәтҗан Казаков йорты буенча 9 декабрьдә чыгарылган. Ике документ та милек хуҗаларын тарихи объектларны консервацияләргә, эш планын тәкъдим итәргә һәм кичекмәстән реставрация эшләрен башларга чакыра. Әмма бүгенгә кадәр суд карарлары гамәлгә ашырылмаган. Хәтта “Хадар” җаваплылыгы чикләнгән оешма вәкиле – әлеге биналар хуҗасы вәкиле Евгений Колчин Р.Вәлиев тарафыннан оештырылган киңәшмәгә дә килмәгән.
 Каюм Насыйри урамындагы 3 нче йорт – унтугызынчы гасырның икенче яртысында татарлар арасында киң таралган сәүдәгәрләр утары. Биредә 1853-1880 елларда беренче гильдия купец, хәйрияче Мөхәммәтҗан Нәзир улы Казаков яшәгән. Күрше 5 нче йортта танылган сәүдәгәрләр һәм хәйриячеләр Кушаевлар гомер иткән.
 Бакалея белән сәүдә итүче фирмага Мөхәммәт Кушаев нигез салган, ул 1832 елдан ук билгеле. Аның эшен улы Мортаза дәвам иткән. Сәүдә нокталары шәһәрнең татарлар күпләп яши торган өлешендә генә түгел, үзәктә дә ачылган.
 Кушаевлар утары кайчандыр антресольле, пыяладан эшләнгән верандалы һәм таш капкалы булган. Янәшә генә флигель һәм кирпеч корылмалар урнашкан. Совет чорында утарлар урынында коммуналь торак булган. Бүгенге көндә флигель җимерелгән, ярдәмче корылмалар да начар хәлдә.
 Әлеге объектларны инвесторга тапшырганда алар сакларлык һәм яңадан торгызырлык хәлдә булган Аннан соң аның флигеле янып киткән. Бинаны рөхсәтсез сүтә башлаганнар. Хәзер бу һәйкәл югалып бара. Бу биналарның хуҗалары утарлар комплексын саклау буенча бернинди дә чаралар күрмәгән. Мәдәният министрлыгында әлегә кадәр милек хуҗасының әлеге һәйкәлне саклау һәм аннан файдалану буенча планнары билгеле түгел. Милек хуҗасының, ярдәмче корылмаларны сүтеп, аның урынында күп фатирлы йорт төзү белән бәйле проекты ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан кире кагылган.
 Бүгенге көндә Татарстан,8 адресы буенча урнашкан, егерме гасыр башында “Сәйяр” профессиональ татар театр труппасы эшләгән бинаның да, К.Маркс, 60 адресы буенча урнашкан, беренче профессиональ татар театры актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшәгән бинаның язмышы ачык түгел. Беренче бина нык тузган һәм нигезе какшаган булу сәбәпле, депутат Фәрит Мифтахов, аны сүтеп, шундый яңа бина тогызырга тәкъдим итә. Әмма ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова әлеге бинаның дәүләт саклавында һәм тарихи әһәмияттәге бина булуын исәпкә алып, аны бары тик төзекләндереп кенә була дип белдерә. Ә икенче бинаның бөтенләй алгы стенасы гына калган, ул булса җимерелә башлаган һәм алга таба “чүккән”. Тегесендә дә, монысында да әле нинди булса да эш алып барыла башламаган.
 Шулай да ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, депутатлар тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау эшенә кушылгач, бина хуҗалары министрлыкка ешрак мөрәҗәгать итә башлавын белдерде.
 Депутатлар алга таба да тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау эшен дәвам итәчәк. Спикер хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә буенча парламент тыңлаулары уздыру да көтелә.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге