Рөстәм Миңнеханов Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда: Сезнең тормыш – намуслылык, батырлык һәм каһаманлык символы

18.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1973 елда Казан Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашу тантанасында катнашты.    

Чыгарылышның 45 еллыгында РФ Кораллы көчләре Генераль штабы - РФ Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов та катнашты. 

Төп тантаналар хәрби училищеның плацында оештырылган.

«Суворов училищесын тәмамлавыгызның 45 еллыгы белән котлыйм сезне. Хәрби эштә калып, сезнең һәрберегез гражданлык һәм әхлакый өлгергәнлеккә сынау узгансыз, вакыт һәм буыннар арасындагы бәйләнешне үзенә бер нечкәлеге белән тоясыз. Сезнең тормыш – намуслылык, батырлык һәм каһаманлык символы. «Гомерегез – туган илгә, намусыгыз – һич бер кемгә түгел!» – суворовлылар тормышларында бу девизга тугры калалар», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Татарстан Президенты ассызыкалаганча, Россия офицерлары һәрвакыт  кешелек сыйфатлары белән аерылып торалар, болар: туган илгә тугрылык, командада эшли белү, җаваплылык, дуслыкка бирелгәнлек, түземлек, хәрби хезмәт уңайсызлыкларын җиңеп чыга белү, җиңүгә омтылыш һәм бөек ата-бабаларының батырлыгы өчен горурлык хисе. 

«Суворов училищесы – безнең горурлык. Монда училищега нигез салганнарның күпьеллык традицияләре сакланып кала. Бу традицияләр –хәзерге заман Россия армиясенең һәм флотының рухи һәм әхлакый нигезләре, сезнең өчен көч һәм куәт чыганагы, шулай ук бүгенге һәм киләчәк суврорвлылар буыннары өчен дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, учреждениедән күп лаеклы хәрбиләр чыккан: хәрби начальниклар, галимнәр, иҗат эшлеклеләре, бөек спортчылар. Шулар арарсында – РФ Кораллы көчләре Генераль штабы - РФ Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов та бар. 

«Безнең училище коллективы белән җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Безнең якташ офицерлар һәм суворовлылар күп кенә шәһәр һәм республика чараларында катнашалар. Үз чиратында Татарстан һәрчак  учреждениенең уку-укыту-матди базасын камилләштерүгә һәм үстерүгә зур игътибар бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты РФ Оборона министрлыгы җитәкчелегенә һәм   шәхсән Валерий Герасимовка Казан Суворов хәрби училищесына даими игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Суворовлыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, аларга үрнәк алырлык кешеләр бар. «Сез – безнең киләчәгебез, безнең республиканың һәм илнең киләчәк үсеше сезнең тормышка никадәр әзерлекле булуыгызга бәйле», - дип белдерде ул.

Аннары Валерий Герасимов чыгыш ясады. 

Ул билгеләп үткәнчә, Казан Суворов хәрби училищесы үсә, уку-укыту-матди базасы ныгый, укыту барышына инновацион алымнар кертелә. Монда Валерий Герасимов Татарстан Республикасы җитәкчелегенең дә тырышлыгын билгеләп үтте.     

Аннары концерт программасы күрсәтелде, Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Герасимов училищеның музеен һәм уку корпусларын карап чыктылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.