Алексей Песошин Татарстан Республикасында нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды

23.07.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Искә төшерәбез, нефть чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 16 мартында кул куйды.

Бу вакыйга Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне (ул традицион рәвештә сентябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә) уңаеннан уздырылачак. Республикада бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде һәм аның составы расланды.

Киңәшмә барышында ТР Премьер-министры урынбасары  – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, бәйрәмне уздыру буенча төп чараларның план проекты әзерләнгән инде.

Бүгенге киңәшмә кысаларында  Әлмәттә узачак төп бәйрәм чараларының форматы, шулай ук Татарстанның нефть чыга торган барлык районнарда бәйрәмнең ничек оештырылачагы хакында фикер алыштылар.

Алексей Песошин фикеренчә,  бәйрәм республиканың барлык нефть районнарын да колачларга, аны нефтьчеләр һәм әлеге тармак белән бәйле кешеләрнең барысы да тоярга тиеш.

“Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов искәркәнчә, компания бәйрәм уңаеннан берничә социаль объект ачарга планлаштырган.

Киңәшмәдә катнашучылар бәйрәм чараларын финанслау күләме һәм чыганаклары һәм башка оештыру мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

Алексей Песошин бер атна эчендә оператив мәсьәләләрне хәл итәргә, бәйрәмнең гомуми программасы хакында алга таба фикер алышу өчен чираттагы киңәшмә уздырырга кушты.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.