Рөстәм Миңнеханов "ПремиумСтрой"компаниясе җитәкчелеге белән хезмттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

02.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ПремиумСтрой"компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Компания торак биналар һәм инфраструктура объектлары төзелеше өлкәсендә эш итә. 

Очрашуда яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре, республика территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.